Татарстан Дәүләт Советы инвалид бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләргә ярдәм турында закон проектын карыйчак
Татарстанда инвалид бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын гаиләдәге иң өлкән инвалид балага 23 яшь тулганчы күрсәтергә тәкъдим ителә. Бу хактагы закон проектын Татарстан Хөкүмәте Татарстан Дәүләт Советына кертте. Хәзерге вакытта ул парламентта беренчел карау стадиясендә.
«Өч һәм аннан күбрәк баласы булган, шул исәптән тәрбиягә алынган балалар үстерүче гражданнарга, гаиләдәге иң өлкән балага 18 яшь тулганчы яки ул белем бирү оешмасында көндезге бүлектә укыган очракта 23 яшькә кадәр, социаль ярдәм чаралары күрсәтелә», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Шулай да, сәламәтлек торышы аркасында 18 яшькә җиткән инвалид балалар еш кына көндезге бүлектә белем ала алмый. Шуңа күрә алар, яшьләренә карамастан, ата-аналары тәрбиясендә һәм карамагында кала, дип билгеләнә документта.
Күпбалалы гаиләләрдә 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар дарулар белән бушлай тәэмин ителә. Мондый гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия бирелә. Ә үзәк җылыту системасы булмаган йортларда яшәүчеләргә ягулык чыгымнары да компенсацияләнә.
Моннан тыш, ата-аналарның берсенә укучы балаларның юл йөрү чыгымнарын каплау өчен айлык субсидия каралган. Ул бала укуын тәмамлаганчы, әмма 23 яшьтән дә артмаган чорга кадәр түләнә. Әлеге субсидиянең күләме — ай саен 400 сум.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев