Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һәм Иннополис голографик светофор эшләде
Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе һәм Иннополис университеты республика халкына юлны хәвефсезрәк кичәргә ярдәм итәчәк голографик элементлары булган проекцион система эшләгән. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин хәбәр итте.
«Бу инновацион технология юл өслегендә 3D-сурәт проекциясен куллана. Светофор сигналына карап, ул машина йөртүче яки җәяүле алдында киртә барлыкка килгәндәй күренеш тудыра. Мондый система транспорт чараларының тизлеген киметергә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын арттырырга ярдәм итә ала», — дип аңлатты Ранис Фәйзуллин.
Узган ел Татарстанда инде көйләнмәгән җәяүлеләр кичүләрендә машина йөртүчеләрне кисәтү өчен инновацион сигнал системалары гамәлгә кертелгән иде. Кеше җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, система аның хәрәкәт траекториясен исәпләп чыгара һәм машина йөртүчеләрне җәяүле турында кисәтә торган сигналны автомат рәвештә кабыза. Технология кешенең хәрәкәтен теркәү һәм траекториясен билгеләү өчен ясалма интеллект мөмкинлекләрен куллана.
Автор: Кирилл Гумиров
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев