Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан быелгы җәйдә ял итү өчен иң популяр төбәкләр исемлегенә кермәгән

2026 елның җәендә Россиядә эчке туризмга ихтыяҗ акрынайган, ә туристлар ешрак арзанрак ял итү вариантларын сайлый башлаган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия Туриндустрия берлеге белгечләренә сылтама белән хәбәр итә.

TravelLine платформасы мәгълүматларына караганда, җәйге сезонга кунакханәләрне броньлау саны 5,4 процентка кимегән. Туроператорлар һәм турагентлар аша сатулар якынча 10 процентка төшкән. Ял бәяләренең уртача артуы 2–3 процент дип бәяләнә, әмма төбәкләргә карап вәзгыять төрлечә: кайбер популяр юнәлешләрдә бәяләр кимегән, ә Кавказ Минераль Сулары шифаханәләрендә ял бәясе 10 проценттан да күбрәккә арткан.
Иң зур ихтыяҗ белән файдаланылган юнәлешләр — Краснодар краеның диңгез буе курортлары (Анапа, Геленджик). Шулай ук Калининград өлкәсенә, Приморье краена, Тверь, Самара, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләренә, шулай ук Ерак Көнчыгыш төбәкләренә кызыксыну арта. Татарстан бу исемлеккә кермәгән.

Июнь аенда кунакханәдә бер төн кунуның уртача бәясе якынча 5,6 мең сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 3 процентка кимрәк. Белгечләр моны туристларның күбрәк бюджетлы ял вариантларын сайлавы белән аңлата. Июль һәм август айларында ихтыяҗның кимүе еллык чагыштыруда 10 процентка кадәр акрынайган, шул ук вакытта сентябрь һәм октябрь айларына броньлау саны 8 процентка арткан.

Татарстан яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев