Таныш булыгыз, Яшел Үзән үзәк район хастаханәседә яшь белгеч
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә яшь белгечләр арта бара.
Таныш булыгыз: 1нче поликлиниканың участок терапевты Диана Хәмидова
Диана Шәфкать кызы Васильево бистәсеннән. Себер дәүләт медицина университетын тәмамлый. Томскидан соң карьерасын туган йортыннан ерак булмаган шәһәрдә башларга карар итә һәм Зеленодольск поликлиникасын сайлый.
Югары сыйныфларда кыз әнисе эзләреннән барырга карар итә - Әлфия Зинуровна Югары медицина белемле фармацевт, Васильев даруханәләренең берсендә эшли.
- Минем әле ординатура узасым бар, әлегә тар белгечлек турында уйлыйм. Поликлиникага тәҗрибә тупларга килдем, безнең һөнәрдә ул бик мөһим. Пациентларның мөгамәләләре яхшы, ышаныч белән карыйлар, ә мин аны акларга тырышам. Берәр нәрсәгә шикләнгәндә, икеләнгәндә өлкән хезмәттәшләрем белән киңәшләшәм, беркем дә ярдәм итүдән баш тартмый, - дип уртаклаша яшь табиб.
Хәзер Диана Шәфкать кызы ике участок алып бара. Салкын тию авыруларының иң югары ноктасында смена эчендә 60-70 пациент кабул итә, ләкин, йөкләнешкә карамастан, ул табиб һөнәрен сайлап ялгышмавына, дөрес юлдан китүенә ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев