Шәүкәт Гыйззәттуллинны Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне белән тәбрикләделәр
Яшәеш

Шәүкәт Гыйззәттуллинны Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне белән тәбрикләделәр

27 гыйнвар — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне.

Яшел Үзәндә яшәүче ветеран Шәүкәт Зиннәт улы Гыйззәттуллинны бу истәлекле көн белән Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән урынбасары Эльза Кадникова котлады.

Бу көн – үткәнне искә алу, батырларны хөрмәтләү һәм илебез өчен күрсәткән фидакарьлекләренә рәхмәт белдерү көне.


Нет комментариев