Сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Колпакова Нина Ивановнага кар көрәүдә ярдәм иттеләр
Татарстанда кыш быел карларга юмарт булды. Табигать матурлыгы күз камаштырса да, өлкәннәр өчен бу кар өемнәре зур сынауга әверелде. Нәкъ менә шундый чакта ярдәмгә яшьләр килә!
Татарстан студентлар хезмәт отрядлары белән берлектә яшьләр изге башлангыч күтәреп чыккан. Алар сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Колпакова Нина Ивановнага кар көрәүдә ярдәм итте.
Бу акция — бары тик физик эш кенә түгел. Бу — безнең яшьләрнең өлкәннәргә булган олы хөрмәте. Гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган хезмәткәргә ярдәм итү — һәркайсыбыз өчен мактаулы эш.
Яшьләребезнең битараф түгеллеге, ярдәмчел һәм киң күңелле булуы сокландыра! Күпләр өйләрендә җылыда утырырга өстенлек биргәндә, бу егет-кызлар башкаларга файда китерүне сайлый.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев