Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Саксыз тәмәке тарту - күпчелек янгыннарның сәбәбе

2 – 8 февральдә янгын сүндерүчеләр тревога буенча 15 чакыру кабул итеп алган. 5 янгын бастырылган, 11 кеше коткарылган.

Фото: ясалма интеллект

«Красная горка» бакчачылык җәмгыятендә электр үткәргеченең төзексезлегеннән бер бакча өендә янгын чыккан. Бөтен юлларны кар баскан булса да, коткаручылар утны сүндерә, күрше өйләрне уттан саклап кала алган.

Чапаев урамындагы 1нче йорт бүлмәсендә янгын саксыз тәмәке тартудан чыккан. Әлеге янгында 3 кешенең гомере өзелгән. Янгын вакытында 9 кеше коткарылган.

Зур Ключи авылындагы йортта сайдинг астындагы җылыткычка АГВ котелыннан ут капкан. Янгын сүндерүчеләр тиз арада барып җитеп, утны сүндергән.

Ленин урамындагы 1нче йортта гомуми киптерү бүлмәсендә янгын саксыз тәмәке тартудан чыккан дип фаразлана. Янгынны сүндергәндә идәндә сөрем исеннән исергән 47 яшьлек ир табылган. Зыян күрүчене госпитализацияләгәннәр, 3 кешене коткарганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев