Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Сабантуй уңаеннан Казанда узган ат чабышларында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан ипподромында булып, Сабантуй бәйрәме кысаларында узган традицион ат чабышларын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 200 дән артык ат һәм жокей катнашкан 13 чабыш узды. Беренче чабышта Казаннан оста жокей Айрат Ишназаров Марий Эль исемле ат белән җиңү яулады.

Гомуми приз фонды 8,7 миллион сум тәшкил итте. Ярышлардан тыш, кунаклар өчен күргәзмә һәм концерт программасы әзерләнгән.

Бүген, 20 июньдә, Сабантуй уңаеннан чаралар өч төп мәйданчыкта узачак: Мирный һәм Дербышки бистәләренең каенлыкларында, шулай ук Аккош күле янындагы урман-парк зонасында.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев