Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Игорь Крутой белән «Новая волна» конкурсы турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең халык артисты, популяр музыка башкаручыларының халыкара «Новая волна» конкурсына нигез салучы Игорь Крутой белән очрашты.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Сөйләшүләр республиканың Хөкүмәт Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Очрашуда шулай ук Татарстан премьер-министры урынбасары – Кабинет Министрлары аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Быел «Новая волна» конкурсын уздыру өчен Казан яңадан мәйданчык итеп сайланды. Фестиваль Татарстан башкаласында икенче ел рәттән узачак. Очрашу барышында чараны әзерләү һәм оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр.

«Новая волна» конкурсы 2002 елдан бирле үткәрелә. Аның бурычы – яшь башкаручыларга ярдәм итү, эстрада музыкасы өлкәсендә халыкара мәдәни алмашуны үстерү, яңа җырлар һәм артистларны пропагандалау. 2014 елга кадәр конкурс Юрмалада (Латвия), 2015–2019 елларда – Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда – «Сириус» федераль территориясендә узды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев