Россиялеләрнең өчтән бере 31 декабрьдә ял көне дип игълан итүләрен белми, дип яза РИА "Новости" "Работа.ру" сервисы сораштыруына сылтама белән.
Шул ук вакытта респондентларның 15%ы аларга елның соңгы көнендә эшкә чыгарга туры киләчәк, дип белдергән. Күпчелек очракта (80%) бу ритейл өлкәсендә эшләүчеләр. Тагын 11%ы 31 декабрьдә тулы булмаган эш көне эшләячәк.
Сораштырылучыларның 45%ы 31 декабрьдә нәрсә белән шөгыльләнәчәк дигән сорауга Яңа ел өстәле өчен сый әзерләү дип җавап бирде. Тагын 29%ы ял итәргә һәм бәйрәм көтәргә җыена, бәйрәм фильмнарын да шулкадәр үк кеше караячак, 23%ы өй җыештырачак. Фатирны бизәү белән 15% халык шөгыльләнәчәк, бүләкләрне 11%ы сатып алачак.
Сорашып белешүдә катнашкан һәр унынчы кеше Яңа ел төне алдыннан яхшылап йокларга җыенуын әйтте. Бу ял көннәрендә респондентларның 9%ы кунакта булачак. Башка шәһәргә яки башка илгә россиялеләрнең 7%ы барачак.
Нет комментариев