2026 елның 13 августында «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе (РТРЧ) үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтә.
Ул Россия Президенты Указы нигезендә 2001 елда оештырылган һәм бүген илнең элемтә тармагында төп монополистларның берсе булып тора. Предприятие 79 радиотелеүзәкне бердәм технологик комплекска берләштерә.
РТРЧ – төбәк телерадиокомпанияләре өчен элемтә хезмәтләре күрсәтүче әйдәп баручы оператор. Аның эшчәнлеге гражданнарның мәгълүмат алу хокукын тормышка ашыруга ярдәм итә, шулай ук илнең оборона сәләте, иминлеге һәм технологик бәйсезлеге өчен стратегик әһәмияткә ия.
2010-елларда РТРЧ «Россия Федерациясендә телерадиотапшыруларны үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру барышында дөньядагы иң зур цифрлы эфир телечелтәрен төзеде. Бу челтәр илнең 140 меңнән артык торак пунктында яшәүчеләрнең 98,6% ына 20 телеканал һәм 3 радиостанция тәкъдим итә – һәм болар барысы да абонент түләвесез.
РТРЧ яңа сервислар кертүне дәвам итә. Аның инфраструктурасы интернет, мобиль элемтә, шулай ук гадәттән тыш хәлләр турында төбәк һәм муниципаль хәбәр итү өчен дә файдаланыла. Предприятиенең символы – 540 метрлы Останкино манарасы, ул Россиянең һәм Европаның иң биек корылмалары арасында санала.
Предприятиедә төзелгән күмәк килешү элемтә өлкәсендә берничә тапкыр иң яхшы дип танылды. Аның яңа редакциясе хезмәткәрләргә Хезмәт кодексында каралмаган 30дан артык социаль өстенлек бирә.
2009 елның маеннан Татарстан Республикасы радиотелетапшырулар үзәге (РТТҮ) РТРЧ филиалы сыйфатында эшли. Ул республика халкының 99,3% ын сыйфатлы күпканаллы телерадиотапшырулар белән тәэмин итә. Цифрлы челтәргә 87 тапшыру станциясе керә, алар аша федераль программалар, «Татарстан» ДТРКның «Россия 1» һәм «Россия 24» каналларындагы төбәк блоклары, «Радио России» радиосы, шулай ук «Татарстан-Яңа Гасыр» (ТНВ-Татарстан) региональ каналы ОТР аша таратыла.
Республикада «Радио России + Радио Татарстана» программалары халыкның 83,3% ына, «Маяк» – 62,2% ына, «Вести FM» – 62,2% ына ирешеп тора.
2000 елдан бирле РТТҮ «Яңа Гасыр» ТРК АҖ программаларын аналог челтәр аша тапшыруны тәэмин итә. 2012 елның 1 мартында Казанда Россияда беренче булып DVB-Т2 стандартындагы 1 нче цифрлы пакет, ә 2013 елның 26 июнендә тагын да беренче тапкыр 2 нче цифрлы пакет эфирга чыгарылды.
РТРЧ технологик комплексы импортны алмаштыру юнәлешендә даими яңартыла. 2024–2025 елларда Татарстан филиалы республика территориясендә эфир телетапшыргычларын цифрлыга алыштыру программасын тулысынча гамәлгә ашырды – 1 нче мультиплекстагы 87 тапшыргыч алыштырылды.
2024 елда Радиотелетапшырулар үзәге манарасына медиафасадлы яңа яктырткыч куелды. Хәзер ул Казанның визит карточкасына әверелде.
РТРЧның 25 еллыгы – илнең бердәм мәгълүмат мәйданын булдыру тарихы. «Татарстандагы филиал зур системаның бер өлеше генә түгел. Без көн саен сигналның һәр йортка, хәтта иң ерак авылларга да барып җитүе өчен җаваплы. Мин командабызның бу мөһим эшкә керткән өлеше белән горурланам», – дип билгеләп үтте филиал директоры Владимир Якимов.
Филиал объектларында 10 Россия һәм төбәк радиокомпаниясенең программалары, шулай ук кәрәзле элемтә операторларының 140 база станциясе урнашкан.
РТТҮ базасында телерадиотапшырулар музее эшли, анда ел саен укучылар, студентлар һәм республика гражданнары килә.
Филиал РТРЧның иң яхшы филиалы исеменә берничә тапкыр лаек булды. Россия Президенты В.В. Путин котлавында РТРЧның сыйфатлы һәм өзлексез тапшырулар тәэмин итүдәге ролен аерым билгеләп үтте.
Юбилей алдыннан филиал коллективы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республикада телерадиотапшыруларны үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Рәисе Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хатына лаек булды.
Нет комментариев