Россиядәге иң зур чатырлы яшьләр форумы – «Сәләт Биләр Форум» юбилей сезонын ачты
Изге Биләр җирендә «Сәләт Биләр Форум»ның юбилей сменасы үз эшен башлап җибәрде. Быел форум аеруча истәлекле: «Сәләт» хәрәкәте үзенең 30 еллыгын, ә «Сәләт Биләр Форум» 15 еллыгын билгеләп үтә.
Быелгы форум Татарстанның барлык районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 800гә якын сәләтле баланы һәм яшьне берләштерде. Алар фән, иҗат, сәнгать һәм спорт юнәлешләрен үз эченә алган тематик лабораторияләрдә белемнәрен арттырачак, тәҗрибә уртаклашачак һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерәчәк.
Гадәттәгечә, форумда «Сәләт»нең җәйге профильле аланнарына сайлап алуны уңышлы узган балалар һәм яшьләр генә катнаша. Быелгы сменага «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият» һәм «Саба» профильле аланнарында ял итүчеләр җыелды.
Форумны ачу тантанасында «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова катнашучыларга уңышлар теләде.
— Биләр «Сәләт»не һәрвакыт көтеп ала. Әлеге форум — җәйге сезонның иң әһәмиятле өлеше. Бүген Изге Биләр яңа сулыш белән яши, чөнки биредә «Сәләт»нең төп аланнары берләште. Быелгы программа тагын да эчтәлеклерәк булачак: «Остаз» проекты һәм «Асыл гаилә җыены» да узачак. «Сәләт» рухын тудыручылар — ул сез, сәләтле яшьләр. Форумны оештыруга ярдәм күрсәткән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Яшьләр эшләре министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына, Алексеевск районы җитәкчелегенә һәм республика Хөкүмәтенә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Форум һәркемгә яңа дуслар, яңа белемнәр һәм онытылмаслык тәэсирләр алып килсен, — диде ул.
Форумда шулай ук Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хәмзина да катнашты.
— Мондый әһәмиятле форум ачылышында булуыма бик шатмын. Инде 15 ел дәвамында Изге Биләр җире талантлы, максатчан яшьләрне үзенә җыя. Монда килгән һәр бала чын мәгънәсендә сәләтле, — дип билгеләп үтте ул.
Форум программасы кысаларында катнашучылар өчен остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республика һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив дәресләр үткәреләчәк. Һәр көн белем бирү чаралары, интеллектуаль уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак.
Быелгы форумның мөһим юнәлешләренең берсе — «Остаз» белем бирү программасы. Әлеге проект укытучылар, педагоглар, коллектив җитәкчеләре, мәктәп директорлары урынбасарлары һәм педагогик юнәлештә белем алучы студентлар өчен оештырыла. Аның төп максаты — мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру, заманча тәҗрибә уртаклашу, татар телен үстерү һәм белем бирү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләргә инновацион чишелешләр табу.
Форум кысаларында «Асыл гаилә җыены» да үтәчәк. Бу көнне «Сәләт» активистлары үз гаиләләре белән бергә форум мәйданына җыелып, иҗади, интеллектуаль һәм спорт чараларында катнашачак. Программа төрле буын вәкилләре арасында бәйләнешне ныгытуга юнәлтелгән.
Экология темасы да игътибар үзәгендә булачак. Форум дәвамында табигатьне саклау, экологик культураны үстерү һәм әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга багышланган остаханәләр, практик дәресләр һәм төрле экологик акцияләр үткәрү планлаштырыла.
«Сәләт Биләр Форум» елдан-ел меңләгән яшьләрне берләштереп, алар өчен белем, иҗат, аралашу һәм шәхси үсеш мәйданы булып кала. Быелгы юбилей сменасы да катнашучылар өчен яңа мөмкинлекләр, онытылмас хатирәләр һәм киләчәккә илһам чыганагы булырга вәгъдә итә.
Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирлар студиясе чыгарылышы булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте төркемендә 10 июль (18:30 сәгатьтә) алып барылачак.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Сәләт Биләр Форум 11 июльгә кадәр дәвам итә.
«Сәләт»нең рәсми сайты http://selet.biz/tat/
«Сәләт» форумының рәсми сайты https://biler.selet.biz/
«ВКонтакте» төркеме https://vk.com/selet.official
Телеграм-канал https://t.me/seletofficial
Rutube https://rutube.ru/channel/46220347/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев