Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

РФ Оборона министрлыгы: төнлә Россия территорияләре өстендә 209 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән

29 июньгә каршы төндә һава һөҗүменнән саклану көчләренең кизү торучы бүлекчәләре Россия территорияләре өстендә 209 пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр иткән.

Министрлык мәгълүматына караганда, пилотсыз очу аппаратлары 28 июньдә Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтән 29 июньдә 07:00 сәгатькә кадәрге арада тоткарланган.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, кизү торучы һава һөҗүменнән саклану чаралары самолет тибындагы 209 пилотсыз очу аппаратын тоткарлап, юк иткән.

Оборона министрлыгы белдерүенчә, пилотсыз очу аппаратлары Белгород, Брянск, Калуга, Курск, Орел, Ростов, Смоленск, Тверь, Тула өлкәләре, Краснодар крае, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы, шулай ук Азов һәм Кара диңгез акваторияләре өстендә юк ителгән.

Чыганак: Вести

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев