РФ Чит ил эшләре министрлыгы Казан аэропортында кунакларны каршы алу стандартын үрнәк итеп куйды
Россия Чит ил эшләре министрлыгы Казандагы аэропортта югары дәрәҗәле кунакларны каршы алу стандартын бөтен илгә үрнәк буларак күрсәтә.
Бу хакта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев Казанда узган Россия – АСЕАН саммиты йомгаклары буенча ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Казанда мондый традиция туды, һәм ул Россия протокол практикасына «аэропортта югары кунакларны каршы алуның казан стандарты» буларак керә», – дип сөйләде ул.
Савельев инфраструктураны һәм каршы алу элементларын 2024 елның октябрендә Казанда узган БРИКС дәүләт башлыклары саммиты вакытында әзерләгәннәрен билгеләп үтте.
«Без ул чакта ныклап әзерләнгән идек. Махсус инженер корылма ярдәмендә җәелгән юл булды. Моның барысы да казан конструкторлары тарафыннан эшләнгән иде. Һәм бу юл монда кулланылды, ул инде универсаль булып китте. Аның белән әз генә манипуляцияләр ясадык, һәм ул башка чарада эшли башлады», – дип ассызыклады ул.
Савельев кунакларны аэропортта ипи-тоз һәм чәк-чәк белән кызлар каршы алуын да өстәде. «Бу да татарстан кунакчыллыгының үрнәк итеп кулланыла торган элементы. Мактаулы каравыл ротасы – Казан танк училищесы курсантлары. Аларның барысы да җитди әзерләнгән иде. Ритуал шактый катлаулы – дөрес урнашу, барлык гамәлләрнең ачыклыгы кирәк», – дип аңлатты ул.
ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) вәкилләрен Казанда каршы алуның матур кадрлары бөтен дөньяга таралуын билгеләп үтте.
Россия һәм АСЕАН диалог партнерлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17–19 июньдә узды. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән һәм 11 даими катнашучы илне берләштерә: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа – Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев