Республикада бер атна эчендә кайбер азык-төлек товарларының бәясе сизелерлек үзгәрде
Яшәеш

Республикада бер атна эчендә кайбер азык-төлек товарларының бәясе сизелерлек үзгәрде

***

Мәсәлән, ит базарында бәяләрнең уртача үсеше күзәтелә: сыер ите 0,44 % ка кыйммәтләнде. 

Сөт продукциясе сегментында: ак май 0,54%ка, каймак 0,27% ка арзанайса, эремчеккә бәя үзгәрмәгән диярлек, ул 0,06% ка минималь үсешне күрсәтте.

Яшелчә рәте: кәбестә берьюлы 4,13 % ка, кишер – 1,33 % ка кыйммәтләнде, ә кыярларга бәя 4,29 % ка күтәрелде. Шул ук вакытта алмалар, киресенчә, 0,96% ка арзанайды.

 


Нет комментариев