Путин Казанда кулланучылар кооперациясе форумы катнашучыларына сәламләү юллады
Россия Президенты Владимир Путин «Кооперация яшьләре: тармак үсеше өчен ресурсларны берләштереп» дип аталган VIII Халыкара кулланучылар кооперациясе форумында катнашучыларга сәламләү хаты юллады. Әлеге мөрәҗәгатьне илнең Үзәк берләшмәсе советы рәисе Дмитрий Зубов Казан Экспо күргәзмә үзәгендә узган пленар утырышта укып ишеттерде.
Путин үз мөрәҗәгатендә форумның Россиядә кооператив хәрәкәтне үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне тикшерү, кооперациянең заманча моделен булдыру һәм яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм күрсәтү өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Чарада хакимият органнары вәкилләре, экспертлар, эшлекле даирәләр һәм яшь белгечләр катнашты.
Президент кооперациянең илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә, көндәшлеккә сәләтле товарлар һәм хезмәтләр базарын үстерүгә, шулай ук социаль мәсьәләләрне хәл итүгә һәм авыл җирләрендә эш урыннары булдыруга зур өлеш кертүен дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Искәртеп узабыз: форум Россия кулланучылар кооперациясенең 195 еллыгына һәм Татарстан кулланучылар кооперациясенең 110 еллыгына багышлап үткәрелә.
Казан КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев