Осиново поликлиникасында намаз бүлмәсе ачылды
Осиново поликлиникасында намаз һәм дога кылу өчен махсус җиһазландырылган бүлмә ачылды, дип хәбәр итәләр Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе Телеграм сәхифәсендә.
Хәзер биредә уңайлы һәм чиста шартларда намаз кылырга мөмкинлек бар.
– Бу пациентларыбызга, поликлиникага килгәч, үзләрен уңайлырак һәм тыныч хис итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез, – дип язганнар мессенджерда.
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев