Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Өй интернетына тоташу турында авылларда сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды

Татарстанның кечкенә торак пунктларында югары тизлекле интернетка ихтыяҗны билгеләү өчен РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы оештырган сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бу хакта Татарстан Республикасының Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча федераль министрлык өй интернеты беренче чиратта нинди авылларда барлыкка киләчәген билгеләячәк. Аерым йортлар өчен инфраструктура төзелешенә акча универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан бүлеп биреләчәк.

Универсаль хезмәт күрсәтү резервы нәрсә ул?

Универсаль хезмәт күрсәтү резервы – федераль бюджетта Россия элемтә операторлары кеременең бер өлешен күчерү исәбенә формалаштырыла торган махсус фонд. Хәзерге вакытта бу резерв акчалары база станцияләре, торак пунктларга кадәр җепселле-оптик элемтә линияләре төзүгә һәм башка максатларга юнәлдерелә.

Сораштыруда кемнәр катнаша ала?

Сораштыруда федераль проектлар кысаларында дәүләт тарафыннан элемтә инфраструктурасы булдырылган, халкы 100дән 1000гә кадәр булган авыллар катнаша ала. Мәсәлән, мондый торак пунктларда мәктәпләр, хастаханәләр интернетка тоташтырылган яки мобиль элемтә база станцияләре төзелгән булырга тиеш.

Сораштыруны кайда үтәргә?

Сораштыруны түбәндәге ике сылтаманың берсе буенча узарга мөмкин:

https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/

https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/

Тавыш бирүдә катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация узарга кирәк. Кулланучы үзенең яшәгән төбәген һәм йортының төгәл адресын күрсәтергә тиеш. Сораштыру аноним рәвештә үткәрелә – аның нәтиҗәләре статистика рәвешендә, аерым кешегә беркетелмәгән формада тәкъдим ителәчәк.

Катнашучыларга мөһим искәртү

Катнашучылар йортны интернетка тоташтыру өчен бер тапкыр бирелә торган теркәлгән түләү кертергә кирәклеген исәпкә алырга тиеш. Шуннан соң интернет өчен ай саен да түләргә кирәк булачак.

Программаның максаты

Бу программа «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла. 2021 елдан башлап тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 6 700дән артык торак пункт мобиль интернетка тоташтырылган. 2026 елның 25 декабренә кадәр тагын 100 торак пункт киң полосалы интернет белән тәэмин ителәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев