Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Ниемә кирәк ул туй?!

Саулармысыз, җаныкайларым! Хат язам әле үзегезгә, яраткан кызларым! Газетаны да алдырам, телефоннан да бөтен җирдән карап, күзәтеп, укып барам. Молодцы сез! Ярдәм дә, киңәш тә соравым түгел, фикеремне генә белдерәсем килә. Бәлки, башкалар да шалтыратып булса да бу уңайдан үз уйларын әйтерләр.

Сүзем хәзерге заман туйларын үткәрү масштабы турында. Һәм сезгә бу хакта язу теләге күрше кызыбызны кияүгә биргәннән соң туды. Бик акыллы балакай, бәхетләре булсын. Оныгым белән бергә уйнап үстеләр. Күңелен еш бушата ул миңа. Менә туйлары узгач та, ничек уйламаган җирдән йөздән артык кешене сыйларга туры килүләре турында сөйләде.

Хәзер яшьләр арасында зур мәҗлесләр җыю, күп суммалар туздыру модасы бетеп бара икән. Менә мин моны хуплыйм. Элек, әйе, бөтен авыл белән өчәр көн туй итә идек. Әмма бит ул кадәр күп акча чыкмый иде. Итең, бәрәңгең, тозлы кыярың-помидорың, компотың — барысы да үзеңнеке, камыр ризыкларын күрше хатыннары ярдәмләшеп пешерә, нәрсә бар — шуның белән бик күңелле үтә иде. Гаеп итеш тә булмады. Ә аннары кемнәрдер кафе-рестораннарда кунак җыеп, лимузиннар бизәп, яңа мода чыгарды. Ярлысы да, бае да бер-берсеннән калышмаска тырышып, кредитларга батып, шундый туйлар үткәрә башлады.

Элек туйга салынган акчалы конвертлар, сервизлар, юрганнар һәм башка бүләкләр яшь парларга яңа тормыш башларга ярдәм булып кала иде. Ә хәзер шул бүләк акчалары кафе-ресторандагы ашау-эчү чыгымнарын капларга да җитми. Яшьләр кавыша, ә туй өчен алынган бурычлар тау кебек өелеп кала. Ни кызыгы бар? Яңа тормыш нәрсәдән башлана? Әйе, бурычтан.

Әйтәм бит, күршем Энҗе (исемен үзгәртәм инде) ЗАГСтан соң иң якын кешеләр генә җыелышып утырабыз, дигәндә, хуплаган идем. Әмма алар егете (хәзер инде ире) белән планлаштырганча килеп чыкмаган.

– Без тыйнак кына, әти-әниләр һәм иң якын туганнар белән генә никахыбызны билгеләп үтәргә теләдек. Аннары иң якын берничә уртак дустыбыз белән җыелып алырга планлаштырдык. Әни моны ишеткәч, үрә катты. Имеш, гомердә бер генә була торган туйны ничек үткәрмәскә мөмкин?! Кешеләр алдында оят, кызларын кеше төсле тормышка да чыгара алмадылар, диячәкләр! Әмма без Ильяс белән нык тордык. Бер ел буе җыйган акчабызны яңа тормыш башларга тотарга теләдек. Әниләр дә безнең белән килешкән кебек булды. Әмма бу давыл алдыннан тынлык кына булган икән.

ЗАГСка бер атна кала, ике яктан да әти-әниләр безне кечкенә киңәшмәгә җыйдылар. Һәм шаккатырдылар. Алар безгә әйтми генә зур туй оештырганнар. Йөз егермеләп кунак чакырылган, лимузинга заказ бирелгән, кафе белән килешенгән. Безнең күзләр маңгайга менде, башта телебез әйләнмәде. Аннары тавыш куптардык. Әмма бернәрсә дә үзгәртә алмадык. Бөтен җиргә аванс түләнгән, кире кайтарып булмый, нәрсәдер эшләргә вакыт та калмаган иде инде.

Бу «пир на весь мир» чарасына акчаны каян алдыгыз, дигән сорауга да җаваплары әзер иде:

– Бурычка кермәбез. Бездә дә бераз бар, кодагыйларда да шулкадәр үк, сезнең дә җыйган акчагыз бар бит. Җитми калганын туйга салынган акчалар белән капларбыз, – диделәр.

Ә безнең үзебез җыйган акчага корылган планнар беркемне дә кызыксындырмады. Шундый ачуым чыкты, нишләргә белмәдем! «Бернинди дә туй булмаячак, без өйләнешмәскә булдык!» – дип кычкырасым килде. Әмма алай итеп барыбызның да кәефен төшерәсем килмәде. Тешне кысып, әти-әниләр белән килештек. Менә шулай итеп, миллионга якын чыгымнар белән туй үткәрергә туры килде. Нигә кирәк иде ул, җә?! – дип күңелен бушатты Энҗе.

Хәзер яшьләр үзләре зур чыгымнарга каршы булганда, әти-әниләр шатланып кына торырга тиеш тә бит! Юк! Кеше алдында ялтыратырга кирәк! Ә шул миллионга якын акчаны өйләнешкән балаларга фатир алуга яки башка кирәкле нәрсәгә тотсалар – ак сакаллы карт буласылар иде бит. «Кеше ни әйтер?» дип куркып, шулкадәр акчаны җилгә очырмыйлар инде. Ул чакырылган йөздән артык кунак синең туеңны бер атнадан оныта.

Дөрес аңлагыз, мин кунак җыюга һич кенә дә каршы түгел. Әмма кафе-рестораннарны баетканчы, өйдә табын әзерләп, туганнар белән элеккечә гармунга җырлап-биеп, күңелле мәҗлес үткәрсәң, күпкә, бик күпкә арзанрак та, күңеллерәк тә булыр иде. Хәзер бит бөтен мөмкинлек бар. Салатларны да, ашларны да әзерләп китерәләр, үзеңнең мәшәкатьләнәсең килмәсә. Шулай иткәндә дә күпкә янга калачак.

Ул тамадалы мәҗлесләрне бөтенләй яратмыйм мин, башкалар ничектер. Концерт карарга килгән кебек, шуның авызына карап утырасың. Күпләр телефоннарында утыра. Чөнки бер-берең белән аралашу мөмкинлеге юк: тамаданы тыңларга, аның кушканын гына эшләргә кирәк. Бүлдерсәң, яхшы түгел. Ә туй бит ул – яңа кодалашкан туганнар белән якыннанрак танышу, аралашу, якынаю мәҗлесе. Ә хәзер ул кафеда бер мизгел күргән яңа туганың урамда каршыңа очраса да, кем икәнен искә төшерә алмыйсың.

Язсаң, баштагы уйлар, фикерләр күп инде. Энҗе белән сөйләшкәннән соң, хәзерге яшьләрнең әти-әниләренә караганда зирәгрәк булуын аңладым. Бернигә кирәкмәгән купшылыкка әллә ничә йөз мең сум чыгарып салганчы, кемнәргәдер синең хисаптан баю мөмкинлеге биргәнче һәм үзеңне бурычка батырганчы, булган байлыгыңны кирәкле нәрсәгә тоту күпкә отышлырак.

Менә шул. Сәламәт булыгыз!

Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев