Май чабу атнасы башланды
Май чабу атнасының һәр көненең үз мәгънәсе бар:
Дүшәмбе – Май чабуны каршылау. Беренче коймак көне. Беренче коймакны ярлыларга, «киткәннәрнең» рухларын искә алу өчен тараталар.
Сишәмбе – кияү-кәләш карау. Яучылар бер-берсенә кунакка йөриләр.
Чәршәмбе – «теща» көне. Кияүләр каенаналарына коймак белән сыйланырга бара.
Пәнҗешәмбе – зурлап бәйрәм итүләр. Зур Масленица башлана, ул шау-шуы һәм шамакайлы әйлән-бәйләннәре белән аерылып тора
Җомга – каенаналар белән кич утыру. Кияү каенанасын кунакка чакырырга тиеш.
Шимбә – каен апа, каен сеңел кич утырулары. Килен янына кунакка иренең апа-сеңелләре һәм аның башка туганнары килә.
Якшәмбе – озату, гафу итү-кичерү якшәмбесе. Рәнҗетелгәннәрнең барысыннан да гафу үтенәләр.
Май чабу бәйрәмнәре Яшел Үзән районы авыл җирлекләрендә 21 һәм 22 февраль көннәрендә узачак.
Яшел Үзән шәһәрендә бәйрәм 22 февральдә ике мәйданчыкта оештырылачак:
«Авангард» паркы, 11:00 сәгатьтә башлана.
«Каенлык» паркы, 10:00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм кунакларын уен программалары, осталык дәресләре, шәһәр коллективлары чыгышлары, театральләштерелгән тамаша, Май чабу әйлән-бәйләне, һәм әлбәттә, бәйрәмнең төп тәмле символы — коймаклар көтә. «Авангард» паркында файер-шоу да узачак!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев