Мәдәният берләштерә: Яшел Үзәндә Татарстан халыклары фестивале узды
Узган шимбәдә «ПОРТ» яшьләр үзәге дуслык һәм мәдәни бердәмлек мәйданчыгына әверелде.
Биредә, шәһәр халкын һәм төрле милли җәмгыятьләрдән килгән кунакларны бер түбә астына җыеп, Татарстан халыклары фестивале узды. Берничә сәгатькә үзәк мәйданы традицияләрнең, сәнгатьнең, һөнәрчелекнең һәм кешеләрнең ихлас йөрәк җылысының җанлы мозаикасына әверелде.

Концерт программасында Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен тәкъдим итүче иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бию һәм вокал номерлары көчле алкышларга күмелде – сәхнәдәге һәр чыгыш халык тарихына һәм характерына кечкенә сәяхәт кебек булды.
– Без бөтен гаиләбез белән килдек һәм бер минутка да үкенмәдек. Мондый чаралар ихтирамга өйрәтә, офыкларны киңәйтә һәм төрле халыкларны берләштергән бер зур Ватаныбыз булуын искә төшерә, – дип уртаклашты Яшел Үзәндә яшәүче Алена Жилкина.

Концерт программасыннан тыш, иҗади мастер-класслар да эшләде, анда теләүчеләр үз куллары белән сувенирлар ясады һәм традицион һөнәрләр белән танышты. Кул эшләнмәләре ярминкәсендә осталар авторлык хезмәтләрен: бизәнү әйберләре, уенчыклар, агачтан ясалган әйберләр, текстиль, чигешләрен тәкъдим итте.

– Бүген килүчеләр карап кына йөрмәде, катнаштылар да. Бизәнү әйберләре ясады, аралашты, яңа нәрсәләр белән танышты, – дип сөйләде ислемайлар һәм шәмнәр мастеркласслары җитәкчесе Энҗе Суганова.
Милли кулинария мәйданчыклары аеруча игътибарга лаек булды: хуш исле камыр ризыклары, үләннәр белән кайнар чәй, йөрәк җылысын кушып пешерелгән традицион ризыклар. Балалар бәйрәм дәвамында үткәрелгән мавыктыргыч интерактив уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнашты.

– Без төрле милләт кешеләренең бергә шатлана белүләрен күрдек. Монда беркем дә үзен чит кеше итеп түгел, ә үз өендә, якыннары арасындагы кебек хис итте, – дип билгеләп үтте Яшел Үзән муниципаль районында Татарстан Халыклары ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Ольга Купоросова.
Оештыручылар мондый очрашуларның үзара хөрмәтне һәм кешеләр арасындагы элемтәне ныгытуына ышана.

– Фестиваль – мәдәниятнең формаль чаралар түгел, ә җанлы аралашу һәм йөрәк эше икәнлегенә дәлил булды. Бу көнне безнең белән булган һәркемгә рәхмәтлебез, – дип ассызыклады, фестивальне оештыручыларның берсе, Илдар хәзрәт Гатауллин.
Фестиваль, Яшел Үзәннең халыклар дуслыгын бәяли, традицияләрен саклый һәм гаиләдәге һәр буын вәкиле өчен кызыклы булырлык зур бәйрәмнәр оештыра белә торган шәһәр булуын күрсәтте. Катнашучылар мондый чараның ел саен уздырылырга тиешлеген бертавыштан хуплый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев