Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Лисичанск шәһәрендәге күп балалы гаиләләргә Татарстаннан адреслы ярдәм тапшырылды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Лисичанск шәһәренең социаль хезмәт вәкилләре белән бергә фронт сызыгы янындагы шәһәрдә яшәүче ике күп балалы гаиләдә булды.

Алар өчен Татарстаннан китерелгән гуманитар ярдәм тупланган гуманитар үзәктә алдан ук адреслы ярдәм әзерләнгән иде. Кирәкле әйберләр исемлеге социаль яклау органнары белән берлектә гаиләләрнең реаль ихтыяҗларын исәпкә алып төзелде.

Иң элек Надежда Михайличенко гаиләсендә булдылар. Ул 11, 10 һәм 8 яшьлек өч кызын ялгызы тәрбияли. Кызлар мәктәптә укый, иҗат белән шөгыльләнә, аеруча мозаика җыюны ярата. Әниләре алар өчен уңайлы шартлар тудырган: балаларның үз бүлмәсе, аерым йокы урыннары һәм дәрес әзерләү өчен махсус почмаклары бар. Күптән түгел гаиләдә кер юу машинасы ватылган, шуңа күрә Татарстаннан бүләк ителгән яңа кер юу машинасы вакытында күрсәтелгән ярдәм булды.

Икенче гаилә – дүрт бала тәрбияләүче Виктория Сапирки гаиләсе. Ул 11 һәм 4 яшьлек кызларын, шулай ук 9 һәм 2 яшьлек улларын үстерә. Олы балалар мәктәптә укый, кечеләре әниләре белән өйдә. Йортны төзекләндерүдә һәм көнкүреш мәсьәләләрендә Виктория Анатольевнага әнисе һәм сеңлесе ярдәм итә. Гаилә тату яши, бер зур йортта көн күрә.

Балаларга мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар, китаплар, үстерешле уеннар, буягычлар һәм пластилин алып килгәннәр. Әниләр өчен көнкүреш техникасы, урын-җир кирәк-яраклары, юрганнар һәм сөлгеләр әзерләнгән.
«Ринат Садыйков һәр бала белән аралашты, аларның уңышлары һәм киләчәккә планнары белән ихлас кызыксынды. Ә без балаларның бүләкләрен ачкандагы шатлык тулы күзләрен күрдек», – дип сөйләде Лисичансктагы Халыкны социаль яклау республика үзәгенең 11 нче филиалы җитәкчесе Виктория Горбенко.

Күп балалы гаиләләргә ярдәм даими нигездә күрсәтелә. Гаризалар һәр гаиләнең конкрет ихтыяҗларын исәпкә алып, адреслы рәвештә формалаштырыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев