Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Лениногорск районында 10 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә 100 мең сум түләячәкләр

Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бер тапкырлык матди ярдәм күрсәтү тәртибен раслады. Тиешле карар Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылган.

Документка ярашлы, түләү күләме бер гаиләгә 100 мең сум тәшкил итә. Ярдәм бер тапкырлык характерда һәм 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан биреләчәк.

Шул ук вакытта түләүне алучылар саны елга ике гаилә белән чикләнгән.

Карарда билгеләп үтелгәнчә, бу чараны тормышка ашыру гаилә институтын ныгытуга, күп балалылыкның абруен күтәрүгә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Ярдәм муниципаль берәмлек бюджеты акчалары хисабына финансланачак.

Түләү алу өчен гаилә берничә критерийга туры килергә тиеш: район территориясендә 12 айдан ким булмаган вакыт яшәү, гаилә составын раслау, шулай ук ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү яки чикләү очракларының булмавы шарт.

Документта аерым билгеләп үтелгәнчә, бер үк гаилә түләүне биш елда бер тапкырдан еш алмаска хокуклы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев