Кош-корт асраучыларга субсидия: кемгә, күпме һәм ничек алырга?
Авыл җирендә шәхси хуҗалык алып баручылар өчен дәүләт ярдәме чаралары елдан-ел киңәя. Шуларның берсе – кош-корт асраучыларга субсидия бирү. Әмма аны алу өчен берничә шартны үтәү мөһим.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Субсидия кемнәргә каралган?
Субсидия шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы авыл халкына бирелә. Гариза бирүче кош-кортны үз хуҗалыгында асрарга һәм аны сатып алуын раслаучы документларны сакларга тиеш. Шулай ук кошлар 1 апрельдән 1 июльгә кадәр алынган булу шарт.
Нинди кош-корт өчен түләнә?
Гадәттә дәүләт ярдәме тәүлеклек яки яшь кош-корт сатып алучыларга каралган. Баш саны 50дән 100гә кадәр булырга тиеш. Һәм субсидия сатып алу бәясенең 50 процентыннан артмаска тиеш. Бәяләр түбәндәгечә:
- каз – 200 сум;
- үрдәк – 120 сум;
- күркә – 200 сум;
- бройлер чебие – 100 сум.
Субсидия алу өчен нәрсә кирәк?
Яшел Үзән районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Лилия Баһаветдинова аңлатканча, шәхси хуҗалык кем исеменә рәсмиләштерелгән документларны да шул кеше тапшырырыга тиеш. Кире очракта программа аларны кабул итмиячәк. Чөнки тәртибе шундый.
Документлар исемлегенә килгәндә, нигездә түбәндәгеләр сорала:
- гариза;
- сату-алу килешүе;
- кабул итү-тапшыру акты;
- паспорт күчермәсе;
- ветеринария белешмәсе;
- банк счеты реквизитлары.
Кайда мөрәҗәгать итәргә?
Документларны авыл җирлегенә яки районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырырга кирәк. Белгечләр документларны тикшергәннән соң, «Мои субсидии» программасына кертә.
Игътибар!
Субсидияләрнең күләме, кош-корт санына куелган таләпләр һәм документлар кабул итү вакыты ел саен үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә документлар әзерләгәнче авыл җирлеге яки район авыл хуҗалыгы идарәсендә мәгълүматны төгәлләштерергә киңәш ителә. Ә инде субсидия бирү вакыты турында мәгълүматны, гадәттә, җирлек башлыгы хәбәр итә.
Белеп торыгыз
Дәүләт ярдәменнән файдалану шәхси хуҗалыкны үстерергә, чыгымнарның бер өлешен капларга һәм авылда җитештерелгән экологик чиста продукция күләмен арттырырга ярдәм итә. Документларны 2 июльдән кабул итә башладылар инде һәм ул 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Өлгерегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев