Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Колокольцев Чаллыда янгында кешеләрне коткарган ЮХИДИ хезмәткәрләрен бүләкләячәк

Россия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Чаллының Мир проспектындагы күпфатирлы йортта газ шартлап чыккан янгында кешеләрне коткарган Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында карар кабул итте.

Көчле шартлау тавышын ишетүгә, автоинспекторлар Алексей Сабиров һәм Максим Даянов кичекмәстән вакыйга урынына юл тота.


Россия Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Алексей Сабиров вакытны әрәм итмичә янып торган бинага керә һәм баскыч мәйданчыкларындагы ишелгән урыннарны аралап, фатирларга юл ача, кешеләрне эвакуацияли башлый. Бу вакытта төнге сменадан кайтып килүче полиция лейтенанты Илгиз Шәмсетдинов та янгын урынына килеп җитә һәм хезмәттәшенә ярдәмгә кушыла. Ә Максим Даянов подъезд янында эвакуацияне оештыра һәм бинаны ташлап чыккан кешеләргә ярдәм итә.


ЮХИДИ хезмәткәрләре нәтиҗәдә җиде өлкән кешенең һәм бер баланың гомерен саклап кала. Әмма полициянең өлкән лейтенанты Алексей Сабиров үзе янгын төтененнән агулана. Табиблар аңа яну продуктлары белән кискен агулану диагнозы куя. Автоинспектор Чаллының 2 нче шәһәр хастаханәсенә озатыла.


Колокольцев күрсәтмәсе нигезендә, Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре белән беррәттән, янгын вакытында кешеләрне коткарган Адыгея һәм Белгород өлкәсе автоинспекторлары да бүләкләнәчәк.


Исегезгә төшерәбез, 28 июньдә Чаллыдагы 11/09 йортның икенче катындагы фатирда газ шартлады. Гадәттән тыш хәл мизгеле видеога эләккән иде. Вакыйга нәтиҗәсендә шартлау булган фатирда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз һәм аңа ярдәмгә килгән ЮХИДИ хезмәткәре зыян күрде.


Факт буенча прокуратура тикшерү башлады. Дәүләт торак инспекциясенең башлангыч мәгълүматларына караганда, фаҗиганең сәбәбе – газ белән саксыз эш итү. Фараз буенча, фатир хуҗасы газ плитәсенең духовка кранын ачык килеш калдырган, аннары тәмәке кабызган. Нәкъ менә шул сәбәпле җыелган газ шартлаган.

Автор: Александр Сергеев
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев