KazanForum агросәнәгать җитештерүчеләрен һәм чит ил партнерларын берләштерде
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII Халыкара икътисад форумында «Россиядә эшләнгән» сессиясе кысаларында Россиянең 9 төбәгеннән 80дән артык агросәнәгать комплексы җитештерүчесе 21 чит ил компаниясе белән сөйләшүләр уздырды.
500дән артык бизнес-очрашу һәм нетворкинг-сессияләр предприятиеләрнең экспорт потенциалын ныгытты. Бу эш «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумның тагын бер мөһим вакыйгасы – «Казан Хәләл Маркет» ярминкәсе. Анда 9 илдән һәм Россиянең 11 төбәгеннән йөздән артык компания катнашты. Килүчеләр саны 34 767 кешегә җитте. Ярминкә хәләл продукциянең зур потенциалын күрсәтү һәм яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.
Чараны Татарстанның Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге һәм «Агроэкспорт» оешмасы ярдәмендә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырды. Кече һәм урта бизнесның катнашуын илнең 8 төбәгеннән Экспортка ярдәм итү үзәкләре өстәмә рәвештә тәэмин итте.
Татарстанда «Хәләл» индустриясен үстерү эше системалы рәвештә алып барыла. 2025 ел йомгаклары буенча, хәләл продукция җитештерү күләме 354,4 мең тоннага, ә аның бәясе 149,1 млрд сумга җиткән. Шул ук елда агросәнәгать комплексының гомуми экспорты 539,4 млн доллар тәшкил иткән, шуның 45 млн доллары хәләл продукциягә туры килә. 2026 елның апреленә экспорт инде 122,4 млн долларга җиткән, шул исәптән хәләл экспорт – 8,3 млн доллар.
Республикада хәләл продукция җитештерүчеләрнең тотрыклы секторы формалашкан. Бу сектор ит һәм сөт продукциясен, ярымфабрикатларны, икмәк-күмәч һәм кондитер ризыкларын, шулай ук аерым эшкәртү тармакларын һәм эчемлекләрне үз эченә ала. Татарстанның 30дан артык муниципаль районында Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты линиясе буенча сертификатлау процессы җайга салынган.
Татарстанның хәләл продукциясен төп импорт итүче илләр – БДБ дәүләтләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев