Казанда табиблар МХОда катнашкан хәрбинең аортасы өстендә урнашкан мина кыйпылчыгын алган
Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчының аортасы өстендә урнашкан мина кыйпылчыгын алу буенча катлаулы операция үткәргән. Бу хакта «Татар-информ»га медицина учреждениесе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Операцияне кардиохирурглар бригадасы һәм 5 нче бүлекнең анестезиолог-реаниматологлары башкарган. Хирурглар түш сөягенең өске өлешен ачып, аорта дугасына юл ясаган һәм мина кыйпылчыгын уңышлы алган.
Табиблар сүзләренә караганда, хирургик ярдәм күрсәтелмәгән булса, пациентның гомере җитди куркыныч астында калган булыр иде.
«Монды кыйпылчыкларны һәрвакытта да алмыйлар. Әмма бу очракта кан тамыры дивары зарарлану яки аортада җәрәхәт барлыкка килү ихтималы булган. Бу исә төп артериянең ертылуына китереп, берничә минут эчендә үлемгә сәбәп булырга мөмкин иде», – диелә хәбәрдә.
Хәрби тулысынча савыккан һәм хастаханәдән чыгарылган.
Автор: Александр Сергеев
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев