Казанда югалган сабый әнисен инде бишенче тәүлек эзлиләр
Яшәеш

Казанда югалган сабый әнисен инде бишенче тәүлек эзлиләр

Восстание (58, 60, 62, 72, 74, 76, 78 йортлар) һәм Шәһәр (5 йорт) урамнарында яшәүчеләрдән, домофоннарда камералар булган очракта, 9 февраль өчен домофоннар камераларыннан видео җибәрүне сорыйлар – яздыру вакыты 10:30дан 12:30 сәгатькә кадәр кирәк.

Фото: редакция архивыннан

Материалларны 89272422463 номерына (Татьяна) җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

"ЛизаАлерт" казанлыларны тирә-юньдәгеләргә игътибар итәргә һәм, Тамарага охшаган кеше табылган очракта, 8 (800) 700-54-52 отрядының кайнар линиясенә яки 112 номерына шалтыратырга чакыра. Халыктан шулай ук югалган кеше турында мәгълүмат таратуда ярдәм итүләрен сорыйларлар.

Югалган хатын-кыз караңгы-соры куртка, зәңгәр джинслар, ачык соры башлык һәм кара күн ботинкалар кигән булган. Буе 170 сантиметр, аксыл-коңгырт чәчле, коңгырт күзле. Хатын-кыз Авиатөзелеш районында югалган.

Волкованы инде биш көн таба алмыйлар: 9 февральдә Тамара, үзенең айлык баласы өчен смесь алырга, өйдән даруханәгә чыгып китә. 

Вечерняя Казань


Нет комментариев