Казанда беренче тапкыр Ислам банклары съезды узачак
Яшәеш

Казанда беренче тапкыр Ислам банклары съезды узачак

Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2026» халыкара икътисадый форумында беренче тапкыр Ислам банклары съезды узачак.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте.

"Без Россиянең ислам илләре белән иң зур чарасын үстердек. Агымдагы шартларда ислам тәрәзәсе – мөмкинлекләр тәрәзәсе”, – дип билгеләп үтте Миңнуллина.

Ул шулай ук искәрткәнчә, Казанда узган ел AAOIFI вәкиллек үзәге – Ислам финанслары стандартларын эшләүче халыкара оешма ачылды.

Татар-информ


Нет комментариев