Казанда «Агроидел-2026» күргәзмәсе һәм кулланучылар кооперациясе форумы ачылды
Бүген Казандагы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Агроидел-2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» исемле халыкара кулланучылар кооперациясе форумы үз эшен башлап җибәрде.
Чараны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашып, кунакларны сәламләде.
– Сезне Татарстанда узучы әлеге ике зур чараның ачылышында сәламләргә шатбыз. Алар һәр катнашучы өчен нәтиҗәле һәм файдалы булыр дип ышанам, – диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Агроидел-2026» күргәзмәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән компанияләр тәкъдим ителә, ә форумда Россия һәм чит дәүләт кулланучылар кооперациясе вәкилләре катнаша.
Россия Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге рәисе Дмитрий Зубов форумның Россия кулланучылар кооперациясенең 195 еллыгына һәм Татарстан кулланучылар кооперациясенең 110 еллыгына багышлануын искәртте.
Россия Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин Татарстанга һәрвакыт теләп килүен әйтеп, форум белән күргәзмәнең тармак өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
– Кооперация форумы – бик әһәмиятле мәйданчык. Ә «Агроидел» – илнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә, заманча технологияләрне тәкъдим итүгә хезмәт иткән иң мөһим күргәзмәләрнең берсе, – диде ул.
Андрей Разин 8–10 июль көннәрендә узучы чаралар агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен яңа мөмкинлекләр ачачагына һәм конкрет нәтиҗәләр бирәчәгенә ышаныч белдерде. Шулай ук ул форум белән күргәзмәне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Ачылыш тантанасында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов та катнашты.
Чара ахырында Татарстан Республикасы, Россия Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге һәм Татарстан кулланучылар берлеге арасында 2026–2030 елларга хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев