Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Казан махсус хәрби операция зонасына һәм Лисичанскига 96 нчы гуманитар ярдәм партиясен озатты

Казан махсус хәрби операция зонасына 96 нчы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде.

Гуманитар йөк составына алгы сызыктагы хәрбиләр өчен кирәкле җиһазлар, шулай ук шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренең инфраструктурасын торгызу өчен техника һәм төзелеш материаллары кергән. Йөкне озату барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бу юлы берләштерелгән гуманитар йөк озатылган: бер өлеше – хәрбиләрнең мөрәҗәгатьләре буенча кирәкле җиһазлар, икенче өлеше – Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм. Әлеге шәһәрләргә җибәрелгән гуманитар ярдәмнең гомуми күләме инде 1,6 мең тоннага җиткән.

Йөкнең бер өлеше Россия Герое Айнур Сафиуллин җитәкләгән бүлекчә өчен тәгаенләнгән. Командир үтенече буенча гуманитар ярдәм составына дроннарны ачыклаучы җайланмалар, тепловизорлы квадрокоптерлар, радиостанцияләр, генераторлар һәм башка җиһазлар кертелгән.

Илсур Метшин сүзләренчә, Казан халкы, эшмәкәрләр һәм җәмәгатьчелек махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм шефлыкка алынган территорияләргә ярдәм итүдә актив катнаша.

Гуманитар йөк туплауга бизнес вәкилләре һәм җәмәгать оешмалары да кушылган. Әйтик, кунакханәчеләр һәм рестораторлар ассоциациясе хәрбиләргә 150дән артык төргәк чәкчәк тапшырган.

Аерым гуманитар ярдәм Лисичанскига җибәрелгән. Анда генераторлар, яктырту манаралары, җылыту җиһазлары, төзелеш материаллары, эретеп ябыштыру аппаратлары, инструментлар, автомобиль шиналары һәм башка техника озатылган. Бу җиһазлар ремонт эшләрендә һәм шәһәрне кышкы җылыту сезонына әзерләүдә кулланылачак.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Казан хәрбиләргә 75 партия, ә Лисичанск һәм Рубежноега 20 йөк машинасы (якынча 1,6 мең тонна) гуманитар ярдәм җибәргән. Тапшырылган ярдәмнең гомуми бәясе 500 миллион сумнан артып киткән.

Моннан тыш, шәһәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары гамәлдә: мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануга ташламалар, җәмәгать транспортында йөрү, мәдәният һәм спорт учреждениеләренә йөрү мөмкинлеге, шулай ук муниципаль лагерьларда ял итү өчен ташламалар каралган.

«Новости Татарстана» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев