Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Казан – Мәскәү арасында өстәмә поезд җибәреләчәк

Июньнән сентябрьгә кадәр аерым көннәрдә №205/206 Казан – Мәскәү өстәмә поезды йөриячәк. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Казаннан поезд 12, 21 һәм 29 июльдә, 6, 14, 21, 28 һәм 30 августта, шулай ук 4 һәм 6 сентябрьдә төнге 00:10 сәгатьтә кузгалачак. Мәскәүгә ул шул ук көнне 16:00 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Россия башкаласыннан поезд 13, 22 һәм 30 июльдә, 7, 15, 22, 29 һәм 31 августта, шулай ук 5 һәм 7 сентябрьдә 01:15 сәгатьтә юлга чыгачак. Казанга ул шул ук көнне 14:20 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Юлда поезд Яшел Үзән, Канаш, Сергач, Арзамас-2 һәм Муром-1 станцияләрендә тукталыш ясаячак.

Поезд составында плацкарт һәм купе вагоннары каралган. Штаб вагонында хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән пассажир һәм аны озатып йөрүче өчен махсус урын җиһазландырылган. Шулай ук кайбер вагоннарда йорт хайваннарын алып бару хезмәте дә күрсәтелә.

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев