Казан имамы үбешүнең уразаны бозамы, юкмы икәнен аңлатты
Яшәеш

Казан имамы үбешүнең уразаны бозамы, юкмы икәнен аңлатты

Кеше интим якынлыкка керүдән үз-үзен тота алган очракта, үбешү уразаны бозмый.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Казанның “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

"Ашау һәм эчүдән тыш, хатыны яки ире белән якынлык уразаны боза. <…> Әгәр ир-ат кочаклаган һәм хатынын үпкән очракта туктый алмаячагын сизсә, ул очракта, әлбәттә, тыелырга кирәк. Әгәр дә ул аны битеннән яки маңгаеннан үбә икән һәм бу аның гадәти ритуалы, гөнаһ юк ", – диде имам.

Татар-информ


Нет комментариев