Казан ярыммарафонында беренче булып кем финишка килүе билгеле булды
Яшәеш

Казан ярыммарафонында беренче булып кем финишка килүе билгеле булды

Александр Ольков һәм Вероника Ганыш Казанда 21,1 км ераклыкта беренче булып финишка килделәр.

Фото: https://t.me/kazan_run

Александр Ольков Казан марафонында 21,1 км ераклыкта җиңүче булды, ул 1 сәгать 2 минут 34,3 секунд нәтиҗә күрсәтте һәм трасса рекордын яңартты. Бу хакта марафонның телеграм-каналында хәбәр ителде.

Икенче урынны Ринас Әхмәдиев (1:02:34.4), өченче булып Ярослав Бякин (1:04:05.7) финишка килде.

Хатын-кызлар арасында 21,1 км ераклыкта Вероника Ганыш җиңү яулады.

Татар-информ


Нет комментариев