Казан аэропортының өченче терминалын Татарстан Республикасы көне уңаеннан ачарга планлаштыралар
Ул эчке рейсларга хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
«Өченче терминалны техник яктан файдалануга тапшыру август ахырына планлаштырылган. Төзелешне финанслау буенча проблемалар юк. Проектның заказчысы – “Казан” халыкара аэропорты үзе», – диде ул.
Министр сүзләренчә, проектны «Ак Таш» компаниясе гамәлгә ашыра. Әлеге компания Covid-19 пандемиясе вакытында йогышлы авырулар хастаханәсе корпусын нибары йөз көн эчендә төзеп тапшырган иде.
«Бүген бу – Россиядә шундый кыска вакыт эчендә төзелә торган бердәнбер объект. Минемчә, төзелеш башланганнан бирле инде 15 нче ай бара. Мондый объектлар гадәттә озаграк төзелә», – дип ассызыклады ул.
Яңа терминал файдалануга тапшырылганнан соң, реконструкциядән соң 1 һәм 1А терминаллары халыкара рейсларга хезмәт күрсәтәчәк. Икенче терминал рәсми делегацияләрне каршы алу һәм озату өчен эшләвен дәвам итәчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев