Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ирең сулга йөри башлагач, үзең өчен яши башларга кала (редакциягә килгән хат)

Һәрбер хатын, иренең мөнәсәбәте буенча, аның сөяркәсе барлыкка килүен сизә. Бер тапкыр иремнең телефонына килгән «сөек­лем, мин сине көтәм» дигән смс укыдым һәм шул мизгелдә аяк астымда җир убылды. Киемендә эзләр, хатын-кыз парфюмы исе, машинада озын ак чәч – барысы да хыянәткә дәлилләр иде.

Мин кияүгә унтугыз яшемдә чыктым. Ул бер караштан гашыйк булу иде. Ирем – нык характерлы, көчле ихтыярлы, буйсындыручан һәм бик көнче. Озак еллар ирем ышыгында, аның шәүләсе булып яшәдем. Ике бала үстердек, алар инде зурлар, һәрберсенең үз тормышы.

Артка карап, һәрвакытта да «ирле» булганымны аңлыйм. Әлеге еллар эчендә бик күп нәрсә булды. Һәм хәзер, булган мәхәббәт, дәрт урынына җылылык һәм гадәт калды. Өйләнешүебезнең беренче елларында иремнең яратуын, мине теләвен тоя идем, вакыт узу белән ул миннән ераклаша башлады.

Аның миңа хыянәт итүе турында белдем һәм бик кыен булды. Үземне бетермәскә тырыштым, безнең бит гаилә, балалар – шуның турында уйладым. Интрижка гына бер хәл, ә яраткан иреңнең тормышында башка хатынның булуы – икенче.
Һәрбер хатын, иренең мөнәсәбәте буенча, аның сөяркәсе барлыкка килүен сизә. Бер тапкыр иремнең телефонына килгән «сөек­лем, мин сине көтәм» дигән смс укыдым һәм шул мизгелдә аяк астымда җир убылды.

Киемендә эзләр, хатын-кыз парфюмы исе, машинада озын ак чәч – барысы да хыянәткә дәлилләр иде. Бер юлы шәһәр урамында хәрәкәтләнүче машиналар рәтендә иремнекен күрдем дә, куып җитеп сигнал бирергә уйладым. Әмма якынрак килгәч, алгы пассажир урынында шул, ак озын чәчленең утыруын абайладым.

Өйгә ничек кайтып җиткәнемне дә белмим, төштәге кебек булды. Машинамны подъезд ишеге төбенә үк кертеп туктадым да, фатирга менеп, душ астына баскач, үкереп еларга тотындым. Мин үткән мөнәсәбәтләрне, булган тормышыбызны, мәхәббәтебезне, дәртле төннәрне сагынып үкседем. Башка килгән беренче ачык уй – аерылышу иде.

Озак уйладым һәм элекке мөнәсәбәтләрне кайтарып булмавын, аны беркайчан да кичерә алмаячагымны аңладым.
Без бер түбә астында яшәвебезне дәвам итәбез, тик һәрберебезнең үз тормышы. Яше бара-бара иремнең кызыксыну сферасы үзгәрде, ул тынычланды. Ә миңа, киресенчә, ниһаять үзем өчен яши башларга вакыт икәнлеге барып җитте һәм хәзер нәкъ менә шуның белән мәшгульмен. Гомер – мизгел һәм аны сине санламаган кемгәдер багышлау –
хатын-кызлар юләрлеге, үзең өчен яшәү кирәк. Минем хәлгә калып, кайгырып, тормыш мәгънәсен җуйган ханымнар, бу сезнең колакка! Андый юлга баскан бер генә ир дә безнең борчуларга, күз яшьләренә лаек түгел!
 

А.А., Яшел Үзән

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

28

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничэ еллар утсэдэ, хаман тошкэ керэ, уянгач и элдэ аерылганын димен, уз кузен белэн курмэгэндэ яшэргэ буладыр может

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу язманы укыгач, шундый фекер эйтэсем килэ: ирлэрнен кубесе бер чама, тупсаларын атлап чыккач семьяларын " оныталар".Аларны тыеп булмый, ялыккач туктыйлар. Э хатын-кызга аерылам, гафу итэ алмыйм дип, семьяларын таркатмаска тырышырга кирэк. Матур итеп киенеп, бизэнеп йори башларга кирэк, ирегез узе конлэшсен. Ирегезнен йоргэн сояркэсен соендермэгез аерылам дип.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Хатын - кыз язмышы... Без инде кияугэ чыккач, иребез безне гомер буе элеккечэ сояр, дип уйлыйбыз... Юк шул , бэбкэчлэрем. Алар башка сояктэн, э без - хатын- кызлар, башка сояктэн шул. Алар, безнен кебек уйлый белмилэр. Эле язмыш, дигэне дэ бар бит. Язмыштан узмыш юк, дип, юкка эйтмилэр. Ымсыну, дигэн нэрсэ дэ бар. Хэзерге хатын- кызларга ир житеп бетми. Статистика да шуны курсэтэ. Ир- атны юлдан яздыручы хатыннар куп. Яшьлэр дэ, бер дэ узлэреннэн олы дип тормыйлар, гаилэсе, тормышы эйбэтрэклэрне карыйлар. Э мэхэббэт! Эйе , ансы хаман бар, йорэклэрдэ элекке халэтендэ яши бирэ. Лэкин, ул бугенге конгэ игде кагылмый. Ул дэртлэнеп сою, хыялларда гына кала шул. Ирлэрне дэ андарга була. Ул, шул еракта калган союне дэвам итмэкче була. Лэкин, алар да, члгышканын тиздэн анлыйлар. Эммэ, кирегэ кайту юк. Куплэре аерылыша, лэкин, бэхетле яшэу инде була алмый.

        • аватар Без имени

          0

          0

          бик дерес сузлэр ,узенне яратырга кирэк

          • аватар Без имени

            0

            0

            Давамы бармы?