Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Илдар Гыйльметдинов: «Бүгенге көнгә безнең төп бурыч – махсус хәрби операцияне тизрәк тәмамлау»

Дәүләт Думасы депутаты эш визиты белән ЗМРның Зур Ключи һәм Бишнә авыл җирлекләрендә булды.

Соңгы елларда районыбызда күпме уңай үзгәрешләр булганын, карау гына түгел, ә күрә белүчеләрнең барысы да аңлый. ФАПлар, мәдәният йортлары, юллар — яңарышлар күз алдында. Әмма кешеләрнең барыбер сораулары бар. Эш барышын шәхсән бәяләү һәм халыкны тыңлау өчен Яшел Үзән районына РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде.

Зур Ключи: юллар, су һәм Җиңү скверы

Визитның беренче ноктасы Зур Ключи авылы булды. Биредә депутат ремонтланган Иоанн Богослов храмын, яңартылган Җиңү скверын һәм яңа парк зонасын карады. Шулай ук, сүз спорт комплексы төзелеше турында да барды. Ләкин, иң мөһиме, һәрвакыттагыча, кешеләр белән аралашу.

– Яңгырдан соң Казан, Волост­нов һәм Тукай урамнарындагы юллар сазлыкка әйләнә, – дип зарлана шушы авылда яшәүче Илшат Әхмәдуллин. – Асфальт салуыгызны сорыйбыз, югыйсә йөреп булмый.

Тагын бер кискен проблема – су белән тәэмин итү. Ива­новс­кое авылыннан Рината Фәхретдинова түбәндәгеләрне аңлатты:

– Су башнясы шәхси җирдә урнашкан. Проблемалар килеп чыкса, без сусыз калачакбыз. Бу йөзләгән кеше өчен риск булып тора.

Гыйльметдинов барлык со­рау­лар­ны контрольгә алып, маршрутның икенче ноктасына — Бишнә авылына юнәлде.

Бишнә: мәдәният йорты – авылның энҗе бөртеге

Авыл мәдәният йортында «Куль­тура» федераль программасы буенча башкарылучы капиталь ремонт – Бишнәгә сәфәрнең төп темасы булды. Эшләр 2023 елда башланган, ләкин 2024 елда, акча җитмәү сәбәпле, тукталган. Быел төзелеш кабат җанланган:

— Түбә, тәрәзәләр, җылылык, идәннәр һәм санузеллар алыш­тырылды инде, – дип сөй­ли прораб. – Диварлар ныгытылды, фасад җылытылды һәм керамо-гранит белән тышланды.

Куркынычсызлыкка һәм уңай­лы тирәлеккә аерым игъ­тибар бирелгән: 26 күзәтү ка­ме­ра­сы, пандус, махсус бәд­рәф, чакыру төймәсе урнаш­тырылган. Җиһазлар алып кайтасы һәм территорияне генә төзекләндерәсе калган.

– Без ачылуны бәйрәм кебек көтәбез, – дип уртаклаша мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров. – Элек бина авария хәлендә иде, ә хәзер ул — авылның заманча яшәү үзәге.

Депутат эш барышыннан канәгать калды, берничә вак җитешсезлекне генә билгеләп үтте. Шулай ук, ул мәктәпкә кереп чыкты, укытучылар белән аралашты һәм спорт залын ремонтлауда ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

«Иң мөһиме – МХОны төгәлләү»

Визит ахырында Гыйльмет­динов:

– Урыннарда кешеләр эшли. Әмма безнең төп бурыч хәзер – махсус хәрби операцияне тизрәк тәмамлау. Бары тик шулай булганда гына без барлык территорияләрнең тотрыклы үсешен тәэмин итә алачакбыз, – дип ассызыклады.

Халык депутат әйткәннәрнең сүз генә булып калмаячагына ышана. Ә әлегә Бишнәдә яңа мәдәният йорты ачылуга әзерләнәләр, хәтта катлаулы вакытларда да авылларда тормыш яхшы якка үзгәрүен дәвам итә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев