Ике атна эчендә явым-төшемнәрнең айлык нормасы 147% тәшкил итте
Яшәеш

Ике атна эчендә явым-төшемнәрнең айлык нормасы 147% тәшкил итте

Татарстан Гидрометцентры мәгълүматлары буенча, февральнең ике атнасында Казанда 54,4 мм явым-төшем күзәтелгән (айлык норма 37 мм).

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

«Бу норманың 147%ын тәшкил итә», – дип белдерде киңәшмәдә шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров.

«Без инде гадәти булмаган климат шартларында эшлибез, шул ук вакытта алда әле айның тагын яртысы бар», – дип ассызыклады Шәйнуров.

Татар-информ


Нет комментариев