Һава торышы начар булу сәбәпле 17 февральдә мәктәп автобуслары рейска чыкмаячак!
Мондый автобусларда йөрүче балалар дистанцион укуга күчереләчәк.
Калган мәктәпләр һәм балалар бакчалары штат режимында эшлиячәк.
Хөрмәтле әти-әниләр, балагызның мәктәпкә бару яки бармавы турында карар кабул итүегезне сорыйбыз. Үзегезнең сыйныф җитәкчегезне һәм тәрбиячегезне кисәтергә онытмагыз.
Балаларыгызның сәламәтлеген саклагыз.
Яшел Үзән мәгариф бүлеге
Нет комментариев