Чара бик кызыклы форматта оештырылды.
Иртән бакча хезмәткәрләре үзләре нормативлар тапшырып, балаларга үрнәк күрсәттеләр.
Төшке йокыдан соң, зурларның уңышларыннан илһамланып, бу сынауларга нәниләр дә кушылды.
Мондый чаралар сәламәтлекне һәм команда рухын ныгытып кына калмыйча, коллективта позитив мохит тә тудыра.
Бу башлангыч спортның һәм актив тормыш рәвешенең һәр яшьтәге кеше өчен мөһим булуын исбатлый.
️Яшел Үзән районы ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Нет комментариев