Мәктәп заллары көзнең алтын төсләренә күмелеп, җыр-моңга, биюләргә, шатлыклы авазларга күмелде!
Башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган «Уңыш бәйрәме»нең төп геройлары 4 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе — Венера Яруллина) булды. Балалар әти-әниләре белән бергә бәйрәмгә ныклап әзерләнде. Милли уеннар, кызыклы конкурслар, күз бәйләп кишер тану — берсе дә читтә калмады!
Ә өлкән сыйныф укучылары өчен узган «Көзге бал» да берсеннән-берсе матур чыгышларга бай булды. Һәр сыйныф үзенең иҗади сәләтен күрсәтте, җырлады, биеде, төрле конкурсларда катнашты. Бәйрәмне оештыруда 8 «А» сыйныфы (сыйныф җитәкчесе — Гөлназ Гатауллина) актив катнашты.
Ике бәйрәм дә укучыларга онытылмаслык матур тәэсирләр бүләк итте. Алар көзнең муллыгын, матурлыгын тоеп кына калмыйча, бердәмлекнең, дуслыкның һәм иҗатның кадерен дә белделәр.
Бәйрәмнәрне әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан укытучыларга, әти-әниләргә һәм укучыларга зур рәхмәт!
Педагог-оештыручы Диана Садриева
Нет комментариев