Яшел Үзәндә хуҗасыз эт 87 яшьлек ирне тешләгән
Яшәеш

Яшел Үзәндә хуҗасыз эт 87 яшьлек ирне тешләгән

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 946 чакыру килгән. Шуларның 578е – шәһәрдән, 405е – районнан булган. 405 кеше госпитализацияләнгән: 290ы – шәһәрдән, 113е – районнан.

▶ Королев урамында гаражда 2 метр биеклектән егылып төшеп, кулбаш сөяген сындырган 7 яшьлек малай янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

▶ Столичная урамында 3нче каттан очраклы рәвештә егылып төшеп, аякларына зыян килгән 26 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.

▶ К. Маркс урамында аягын хуҗасыз эт тешләгән 87 яшьлек ир янына ярдәм чакыртканнар. Аны хирургия бүлегенә алып килгәннәр.

▶ Осиново бистәсенең Юбилейная урамында билгесез кешеләр кыйнап, аягы сынган 41 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.


Нет комментариев