Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә сессия: хәвефсезлеккә аерым игътибар

Мәдәни үсеш үзәгендә Яшел Үзән районы һәм шәһәре Советының бишенче чакырылыш сессиясе узды. Анда ТР Дәүләт Советы депутатлары Ирина Терентьева, Рузилә Тимергалиева, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Илсөя Садыйкова фотолары

Көн тәртибендә территорияләрне төзекләндерү, җир мөнәсәбәтләре, социаль-икътисади үсеш һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды. Куркынычсызлык темасы аерым игътибар үзәгендә булды.

ПАНИКА ТҮГЕЛ, ТӨГӘЛ ГАМӘЛЛӘР КИРӘК

Сессия узган көнне иртән Татарстанда, шул исәптән Яшел Үзәндә дә, ракета куркынычы игълан ителде. Сиреналар шәһәрдә дә, район авылларында да ачык ишетелде.

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Шул уңайдан район башлыгы Михаил Афанасьев предприятие һәм оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ракета һәм пилотсыз очкычлар куркынычы игълан ителгән очракта расланган гамәлләр алгоритмын төгәл үтәргә кирәклеген ассызыклады.

– Бу укутренировка гына түгел. Коллегаларыма, идарәче компанияләргә, ТКХ департаментына мөрәҗәгать итәм: моңа җиңел карарга ярамый. Ракета куркынычының нәтиҗәләре күпкә җитдирәк булырга мөмкин. Күрше төбәкләрдә һөҗүмнәр һәм зыян күрү очраклары булды. Бу мәсьәлә буенча Татарстан Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов белән дә фикер алыштык, махсус утырыш үткәреләчәк, – диде район башлыгы.

Аның сүзләренчә, җитәкчеләр иң элек үзләре җаваплылык күрсәтергә һәм кешеләргә дөрес үрнәк булырга тиеш.

Белгечләр сирена тавышын ишеткәндә паникага бирелмәскә, рәсми хәбәрләрне генә күзәтергә һәм билгеләнгән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Шул ук вакытта халык арасында яшеренү урыннарының әзерлеге һәм күпфатирлы йортлар подвалларының һәрчак ачык булу-булмавы турында сораулар да бар.

ЯҢА БҮЛЕК НАЧАЛЬНИГЫ БИЛГЕЛӘНДЕ

Сессия барышында Михаил Афанасьев Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге начальнигы итеп юстиция полковнигы Илшат Хәялиевның билгеләнүе турында хәбәр итте һәм аңа җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде.

Моңа кадәр бүлек җитәкчесе вазифаларын башкарган Ренат Хәсәнов лаеклы ялга чыккан.

Илшат Гомәр улы Хәялиев 1985 елның 3 ноябрендә Мамадыш-Әкил авылында туган. Эчке эшләр органнарында ул 2003 елдан хезмәт итә, карьера юлын тикшерүче вазифасыннан башлый һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары – 2015 елдан тикшерү бүлеге җитәкчесе. Ә 2025 елның апреленнән район эчке эшләр бүлеге башлыгы вазифаларын башкара.

ХЕЗМӘТЛӘРЕ ӨЧЕН БҮЛӘКЛӘНДЕЛӘР

Сессия ахырында хезмәттә һәм җәмәгать эшчәнлегендә уңышларга ирешкән райондашларны бүләкләү тантанасы узды.

Агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән «ВЗП Заволжья» җәмгыятенең баш хисапчы урынбасары Надежда Чибирева бүләкләнде.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары Карамалы Тау бистәсе башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе Евгения Ростовцевага, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Шәүкәт Шәриповка тапшырылды.

Актив гражданлык позициясе һәм гуманитар проектларны гамәлгә ашыруга керткән өлешләре өчен «Фронтка ярдәм өчен» медальләре «Хан йорты» идарәче компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадовка, «Мостопоезд-33» директоры Дмитрий Ивановка һәм «Газ турбиналы җиһазлар заводы» директоры Никита Мартеловка бирелде.

Сессия күтәренке рухта тәмамланды. Анда яңгыраган чыгышлар һәм кабул ителгән карарлар район өчен мөһим юнәлешләрне билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев