Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә «ямау» эшләре башланды

Яз җиткәч, карлар эрүгә һәм ташуга гына түгел, тагын бер нәрсәгә әзер торырга кирәк. Ул да булса, асфальт юлларда ыржаеп, барлык машина йөртүчеләрдән көлеп яткан чокыр-чакырларга.

Илсөя Садыйкова фотолары, «ЯҮ»

Бу ел фасылының пычрагы да, яңгырлары да, урамнардан йөреп булмаслык кар сулары да шул чокырлар кадәр үзәккә үтми торгандыр, билләһи!

Инде, Аллаһка тапшырып, транспорт чараларының «сәламәтлеген» йотучы әлеге «тешсез авызларны» ямау эшләре башланды. Ул Сәйдәшев белән Машина төзүчеләр урамнары киселешендә старт алды һәм шәһәрнең таләп ителгән барлык урыннарында да башкарылачак, социаль объектларга керү юлларына, бигрәк тә тузган участокларга аерым игътибар биреләчәк.

– Яшел Үзән районында 2000 кв.м. мәйданда чокырлар ямалачак. Моның өчен асфальтны Столбище заводыннан китерәбез һәм һәр көнне 25 тонна асфальт-бетон катнашмасы кулланырга планлаштырабыз. Билгеләнгән күләмне тиз арада тәмамлау, әлбәттә, беренче чиратта һава торышына бәйле. Чокырларны ямау өчен аның коры булуы шарт. Чөнки аларны чүп-чардан, тузаннан, дымнан чистартып, яңа катлам яхшырак ябышсын өчен, кырыйларына һәм төбенә юка катлам итеп битум сыларга кирәк. Бригадада унбишләп кеше хезмәт куя һәм техника ягыннан тәэмин ителеш тиешенчә: мини фреза, 2 төягеч, 2 самосвал, 2 каток, автогудронатор өзлексез безнең карамакта. Сроклар кысан булу сәбәпле, эшне тиз башкарырга тырышабыз, – дип уртаклашты ДСК «Велес» ширкәте прорабы Риназ Ахунов.

Ә юлларда йөрүчеләр ничек көтә әлеге күңелле мизгелләрне! Ямау өчен әзерләп, шакмаклап кисеп куелган чокырларга эләкмәс өчен ничек кенә тырышмый алар, машиналар хәрәкәтләнү полосасын карап торсаң, башлар әйләнә башлый. Ярар инде, кем әйтмешли, бернишләп тә булмый. Түзәргә һәм юлларга ямаулык салу эшләренең төгәлләнүен көтәргә генә кала. Шуңа, хөрмәтле райондашлар, руль артында бик сак йөрсәгез иде, иминлегегез үз кулларыгызда.

Чокырларны тигезләү буенча төзекләндерү эшләре түбәндәге участокларда башкарылачак:

  • Татарстан урамы, юлларда ясалма тигезсезлекләрне ремонтлау, Королев урамы (15Б, 11Б,10Б, 14А йортлары тирәсен һәм Сбербанк тротуарын да кертеп), Сәйдәшев урамы (Төзүчеләр урамыннан алып Королев һәм Машина төзүчеләр тыкрыгынача).
  • Комаров урамы (6, 11А йортлар), Бакый Урманче-4, Рогачев урамы (21, 22А,19 йортлар), Украинская урамы (зур карталар белән төзекләндерү).
  • 55нче «Киләчәк» һәм 10нчы «Йолдызлык» (Сәйдәшев/Урманче урамнары), 13нче «Гусельки» (Королев урамы - 5) һәм 6нчы «Улыбка» (Башкала урамы – 22А) балалар бакчаларына керү юллары.

Әлеге транспорт хәрәкәтенә комачаулык тудыручы эшләр барышында бер-беребезгә, юллардагы хәлләргә игътибарлы, сабыр булсак иде. Барасы җирегезгә маршрутны алдан планлаштыру, дистанция саклау – бу араларда вакытыгызны һәм нервыларыгызны да саклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев