Яшел Үзән районында узган атнадагы янгыннар статистикасы
Яшел Үзән районында 15 – 21 июньдә янгын сүндерүчеләр 8 янгын очрагына чакыртылган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 4есе ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.
Октябрьский бистәсендәге «Озон» бакчачылык җәмгыятендә янгынның электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан чыккан булуы ихтимал. Бу очракта мунчаның 6 квадрат метр мәйданына зыян килгән.
Королев урамындагы йорт фатирында янгын, якынча ясалган нәтиҗәгә караганда, электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә үтәмәүдән чыккан. 3 квадрат метрга зыян салынган.
«Щурячий» бакчачылык җәмгыятенең Солнечная урамындагы 574нче өйдә ут морҗадан чыккан дип фаразлана. Бу очракта янгын булган участокта мунча белән өйнең – 21, 570нче участокның мунчасының – 10, 572нең сайдингының – 8, 566ның сайдингының 15 квадрат метрына зыян килгән. Барлыгы – 94 квадрат метр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев