Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында оныгы янган өйдән 86 яшьлек әбисен коткарган

9 – 15 февральдә янгын сүндерүчеләр тревога буенча 10 тапкыр чакырылган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 3есе ялган булган. 4 янгын очрагы юкка чыгарылган.

Октябрьский бистәсенең Лесная урамында, электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозу нәтиҗәсендә, гаражда янгын чыккан. Утны үзе сүндерергә омтылган ир-ат пешүләр алган. Аны госпитализацияләгәннәр. Нәтиҗәдә, гаражның 36 квадрат метрына зыян килгән.

Шәһәрнең Фрунзе урамындагы йорт фатирында янгын суыткычтагы кыска вакытлы ялганыштан чыккан. 4 квадрат метр мәйданга зыян килгән.

Яңа Тура авылының Слободская урамындагы йортта электр озынайткычыннан янгын чыгып, 120 квадрат метр мәйданда йорт янып беткән. Янган өйдән 86 яшьлек әбисен оныгы коткарган.

Осиновоның Үзәк урамындагы йортның 2нче катында янгын чыккан. Кайбер яшәүчеләрне эвакуацияләргә туры килгән. Беркем дә зыян күрмәгән. Нәтиҗәдә, тышкы ишек һәм прихожаяда әйберләр янган. Янгын ут төртүдән чыккан дип фаразлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев