Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән оперативниклары телефон мошенникларының 16 яшьлек курьерын тоткарлаган

Яшел Үзән егете курьер сыйфатында пенсионер хатын-кызларның акчаларын алып, аларга 400 мең сумнан артык зыян китергән.

Атна дәвамында кизү частенә шәһәрнең дүрт кешесе мөрәҗәгать иткән.

Мошенниклар алдауның иске схемасы буенча эшләгән – өлкән яшьтәге гражданнарга туганнары булып шалтыратып, бәлагә эләгүләре турында хәбәр иткән. Куркып калган пенсионерлар үз акчаларын телефон мошенниклары курьерына тапшыра.

Оператив-эзләү чаралары барышында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Яшел Үзән районы буенча коллегалары белән берлектә мошенниклык кылуда шикләнелүчене ачыклаганнар һәм тоткарлаганнар. Сорау алу вакытында тоткарланган кеше тагын бер җинаятьне, 90 яшьлек пенсионер ханымнан 150 мең сум акча урлавын таныган. Полицейскийлар килгәнче, хатын-кыз үзенең мошенниклар тарафыннан алданганын да белмәгән.


Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы тикшерү бүлеге әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсендәге («Мошенниклык») 2нче өлеше буенча җинаять эшләре кузгаткан.

Егет РФ УПКНЫҢ 91нче маддәсе тәртибендә тоткарланган.

Зеленодольск районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев