«Яңа дулкын» халыкара музыкаль конкурсы 2026 елда икенче тапкыр Татарстан башкаласында узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Казан мэры Илсур Метшин белдерде.
Фото: © Максим Богодвид / РИА Новости
«Бу – без көрәшкән зур вакыйга. Шәһәр берничә көнгә Ватаныбызның музыкаль башкаласына әйләнәчәк. Казан бу дәрәҗәдәге чараларны кабул итәргә һәм оештырырга әзер», – дип ассызыклады Метшин.
Аның сүзләренчә, Казанның музыкаль фестиваль үткәрү урыны итеп сайлануы – Казан – йолдызлар туа торган урын икәнен тагын бер тапкыр исбатлау мөмкинлеге.
Татар-инофрм
Нет комментариев