Һәр йортка – иминлек: Яшел Үзән инновацион технологияләр кертә
Яңа IP-домофония системасы хәзер халыкны гадәттән тыш хәлләр турында кисәтәчәк һәм яшеренү өчен подъездларны ачачак.
Татарстанның өч торак пунктында – Яшел Үзән, Васильево бистәсе һәм Әйшәдә – «Таттелеком»ның IP-домофоннары аша ашыгыч хәбәр итү системасы эшли башлады. Хәзер гадәттән тыш хәл очрагында халык кисәтүне подъездларда ук ишетәчәк, ә йортларның ишекләре тиз ышыклану өчен автомат рәвештә ачылачак.
Технологияләр куркынычсызлык сагында
1 августта шәһәребезнең Мичурин урамындагы 30нчы йортында яңа система сынау узды. Чарада Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Таттелеком» ГАҖ КУЭС директоры Дмитрий Ванюков катнашты.

– Яшел үзәнлеләрнең иминлеге – иң мөһим бурычыбыз. Без һәрвакыт заман белән бергә атларга һәм кешеләрнең тормышын уңайлырак, иминрәк итә торган алдынгы технологияләрне кертергә омтылабыз. Бу проект – «акыллы» һәм куркынычсыз шәһәр булдыруга тагын бер адым. Хәзер куркыныч янаган очракта халык тиз арада кисәтеләчәк һәм автомат рәвештә ачылачак подъездларда ышыклана алачак, – дип ассызыклады Михаил Афанасьев.
Бу ничек эшли?

Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте режимын активлаштырганда (ЕДДС) махсус хәбәр «Таттелеком» домофон панельләре аша трансляцияләнә. Бер үк вакытта подъезд ишекләре блокировкадан алына, кешеләргә тиз генә эчкә яшеренергә мөмкинлек бирә.
БЕЛЕШМӘ:
бүгенге көндә система Яшел Үзән, Васильево һәм Әйшәнең 260 йортында 1000нән артык подъездны үз эченә ала. 2024 ел башыннан шәһәребездәге күп фатирлы йортларның 50%тан артыгы IP-домофониягә тоташтырылган.
Киләсе этап – Бөгелмә
Проект колачлырак була бара: система эшли башлаячак чираттагы шәһәр – Бөгелмә. Татарстан хакимияте һәм «Таттелеком» технологияне бөтен республика буенча киңәйтергә, халыкның иминлек дәрәҗәсен арттырырга планлаштыра.

– Бу сервис – цифрлаштыру өлкәсендә хакимият һәм бизнесның уңышлы хезмәттәшлеге үрнәге. Без технологияләрнең тормыш сыйфатын үзгәртүен күрәбез һәм мондый яңарышларны үстерүне дәвам итәчәкбез, – дип билгеләде Дмитрий Ванюков.
IP-домофония кертеп, Яшел Үзән районы Татарстанның технологик яктан иң алга киткән, инновацияләрнең кешеләр файдасына эшләгән муниципалитетларының берсе статусын раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев