Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Горький мәдәният үзәгендә «Теләкләр чыршысы» акциясе узды

Яшел Үзәннең уртасында, Горький исемендәге мәдәният үзәгенең утырышлар залында «Теләкләр чыршысы» кабат кабынды. Бу дулкынландыргыч акция – аңарда катнашучыларның йөрәкләрендә яңгыраш тапкан матур традиция. Быел тылсымлы чыршыга Яңа ел бүләкләре турында балачак хыяллары язылган 98 уенчык эленгән иде.

Тюбинг һәм чыбыксыз наушниклар – бу теләкләрне, миссиянең аеруча мөһимлеген тоючы, район башлыгы Михаил Афанасьев үтәячәк. «Бик рәхәтләнеп, бүләкләрне алып, балаларга илтеп бирермен, – диде ул елмаеп. –
Әтиләре махсус хәрби операция территориясендә үз бурычын үтәгән гаиләләргә бүләкләр бирү миңа аеруча шатлыклы. Бу әлеге вакыйгага аерым төсмер бирә».

Район хакимияте хез­мәткәрләре социаль хезмәт белән берлектә «Рәхәт» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итте, анда күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 98 бала исемлеге төзелде.

– Бала өчен теләгән бүләген алу мөмкин булмас мәсьәләгә әйләнгән гаиләләр дә юк түгел. Һәм һәрберебезнең Яңа ел алдыннан кечкенә генә мог­җиза эшләү мөмкинлеге бар», – дип билгеләп үтте Яшел Үзән районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Абдуллина шәһәр һәм район сессиясендә.

Ул арада депутатлар гына түгел, җирле эшмәкәрләр дә тылсымчыларга әверелде. Аларның һәркайсы, чын Кыш бабай кебек үтәргә әзерләнеп, теләк язылган открытканы сайлады. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина: «Быел миңа 13 яшьлек Аринага фитнес келәме бүләк итәргә туры киләчәк – мин моны бик рәхәтләнеп эшләячәкмен», — диде елмаеп.

LEGO җыю турында хыял­ланган 13 яшьлек Артемий тарихы аеруча дулкынландыргыч булып чыкты. Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев аның бу хыя­лын тормышка ашырачак: «Мин әлеге акциядә ел саен рәхәтләнеп катнашам. Бу – балаларны сөендерү, аларга бераз булса да бәхет бүләк итү өчен тылсымлы мөмкинлек», – ди ул.
Чыршы астында бүләк­ләр авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан тапшырылачак – алар барысы да татлы сюрпризлар бүләк итү мизгелен түземсезлек белән көтә. Чыбыксыз наушникларны – Олы Яке җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина, музыкаль колонканы — Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров, тагын бер пар наушникларны Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин бүләк итәчәк. Милана исемле кызны –
Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаровның курчагы, ә 8 яшьлек Эстелланы Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова сөендерәчәк: «Бу балаларның теләкләре чынга ашуына мин бик шат», — диде ул җылылык белән.

Бүләкләр алу һәрвакыт күңелле. Һәр баланың балачагы бәхет белән тулы, ә күк йөзе аяз булырга тиеш. Якынлашып килүче Яңа елның тылсымы йөрәкләрне яктылык белән тутырсын, һәркемгә шатлык һәм тынычлык алып килсен!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев